news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Демограф: 2025 елда Россиядә 1,2 миллионга якын бала туачак

Демограф: 2025 елда Россиядә 1,2 миллионга якын бала туачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 2025 елда Россиядә 1,2 миллионга якын бала туачак. Мондый фаразны «Татар-информ»га демограф Игорь Ефремов әйтте.

«Элегрәк булган тенденцияләргә караганда, мин якынча бәяли алам: агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Россиядә 1,2 миллионга якын бала туарга тиеш. Бу исәпләүләр якынча», – диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул билгеләп үткәнчә, Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 елда Россиядә 1,22 миллион бала туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot