news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан делегациясе Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан делегациясе Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр салды
Фото: max.ru/id7701039591_gos

Татарстан делегациясе Курчатов шәһәрендә Россия Герое Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллыда туып үскән подполковник 2024 елның 18 августында Украина армиясенең Курск атом электр станциясенә һөҗүме вакытында һәлак була. Аның оста җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә безнең хәрбиләр камалыштан чыга һәм дошман һөҗүмен туктата. Офицерның мәетен 2025 елның мартында гына табалар. Аңа 45 яшь иде.

Фото: max.ru/id7701039591_gos

Әлеге батырлыгы өчен офицерга үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде. Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә командирның хатынына «Алтын йолдыз» тапшырды.

Курчатов шәһәрендә Сергей Чебневка һәйкәл 2025 елның 12 декабрендә ачылды.

Фото: max.ru/id7701039591_gos

Курск өлкәсендә делегация махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot