news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Үзәк Африка Республикасы делегациясе КАМАЗ заводларында булды

Үзәк Африка Республикасы дәүләт министры Малейомбо Донатьен җитәкчелегендәге делегация КамАЗның җитештерү мәйданчыкларында булды. Сәфәрдә шулай ук Үзәк Африка Республикасының Россиядәге илчесе Леон Додону-Пунаг Аза да катнашты, дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә.

Үзәк Африка Республикасы вәкилләре Автомобиль заводында, Двигательләр заводында, «КАМА ДИЗЕЛЬ» предприятиесендә һәм Кабина каркаслары заводында булды. Шулай ук КАМАЗның Визит-үзәгендә компаниянең тарихы белән таныштылар.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, сәфәр якларның озак вакытлы партнерлыкны үстерү белән кызыксынуын раслаган. Делегация җитештерү масштабларын һәм предприятиедә кулланыла торган заманча технологияләрне югары бәяләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot