news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Декабрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак

Декабрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Декабрьнең соңгы эш атнасы алты көнлек булачак. Ул 23 декабрьдә башлана һәм 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Бу ял көннәрен шимбәдән, 28 декабрьдән, 30 декабрьгә күчерү белән бәйле. 2024 елга җитештерү календаре буенча, 28 декабрьдә эш көне кыскартылмаячак.

Шул ук вакытта 31 декабрь агымдагы елның 7 гыйнварыннан ял көннәрен күчерү сәбәпле ял көне булачак.

Нәтиҗәдә гражданнарны 11 көн рәттән — 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Яңа ел бәйрәмнәре көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot