news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Декабрьнең икенче яртысында Татарстанда җылытачак – синоптик

Татарстанга чын кышкы һава торышы, ягъни салкыннар, бураннар һәм тотрыклы кар катламы килде. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» прогностика үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.

Синоптик әйтүенчә, якын көннәрдә республикада «кышкы үзгәрешләр» көтелә: секундына 20 метрга җитүче көчле җил, бураннар һәм суыту. Салкыннарның иң югары ноктасы дүшәмбегә туры киләчәк, ул вакытта төнге температура -12...-15 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Ял көннәрендә көндез якынча -5...-10 градус булачак. Фаразлар буенча, кар катламы ким дигәндә 5 сантиметр калынлыкка җитәргә тиеш.

«Мин кыш озакка килде дип әйтмәс идем, чөнки 17-18 декабрьдән соң яңадан җылыту башланачак дигән билгеләр бар», – дип өстәде белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot