Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Декабристлар истәлегенә
Декабристлар истәлегенә
(Төмән, 24 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе Ялутор шәһәренең Декабристлар исемен йөрткән урта мәктәбе һәм Муравьев-Апостол йортында оештырылган Декабристлар музее һәр елның декабрь аенда Себергә мәгърифәт нурлары сибеп калдырган рус дворяннары истәлегенә багышланган күптөрле чаралар үткәрә. Әле күптән түгел музейның лекцияләр залында «Гүзәл Себер иле» темасына докладлар белән катнашкан мәктәп укучылары бәйгесе – зур мәдәни вакыйга булып үтте. Балалар Ялутор шәһәрендә декабристлар рухының бүгенге көннәргә кадәр сакланып килүен, яшьләрдә халыкка хезмәт итү омтылышы, гражданлык хисләре формалашуда декабристларга бәйле истәлекләрнең ролен тирән ачып күрсәтте.
Декабристлар гражданлык хисен милли хистән аерып карамаганнар. Әйтик, Ялутор шәһәрендә декабристлар ир балалар һәм соңрак кыз балалар өчен барлык катлам һәм милләт балалары да кабул ителә торган мәктәпләр ачканнар, бу мәктәпләрне өяз мәктәпләреннән яхшырак җиһазландырганнар. Ялутор декабристлары үрнәгендә Омски һәм Тубыл шәһәрләрендә сөргенлектә яшәгән декабристлар да шундый ук мәктәпләр ачкан. Алар балалар укыткан, крестьяннарны дәвалаган, метеорология белән шөгыльләнгән, халык арасында яшелчә үстерү ысулларын пропагандалаган, җимеш бакчалары җәелдергән, мәхкәмәләрдә крестьяннарны яклап адвокат вазыйфаларын үтәгән. Декабристларның шушы сыйфатлары бүген милли рухлары сүнеп барган милләттәшләребез өчен дә бик әһәмиятле. Татар милли үсеш хәрәкәтенә дә шулай, югары фикерле, халкыбызга үзенең сәләтен, көчен кызганмыйча бирергә әзер торган кешеләр килеп керсен иде һәм милли рухыбызны ныгытуда аларга декабристлар үрнәге гадел хезмәтләрендә якты маяк булып торсын иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз