news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдән «Апуш» театр студиясе Камал театрының яңа бинасында чыгыш ясый башлаячак

Декабрьдән «Апуш» театр студиясе Камал театрының яңа бинасында чыгыш ясый башлаячак
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Декабрь аенда «Апуш» татар балалар театр студиясе Камал театрының яңа бинасында репетицияләр ясый һәм спектакльләр күрсәтә башлаячак.

Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Апуш» театр студиясенең яңа сезоны ачылу уңаеннан оештырылган музыкаль-театраль тамашада әйтте. Биредә балаларга сәхнә һәм репетицияләр залы бүлеп бирәчәкләр.

«Хәзер «Апуш»та алты төркемгә бүленеп 300ләп бала шөгыльләнә. Сентябрь аенда гына Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда яңа төркем ачылды. Яңа төркем ачылу зур җаваплылык», диде ул.

«Апуш» студиясенең Юдино бистәсендә дә яңа төркем ачу планнары бар. Бу Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның тәкъдиме. «Анда яңа төркем ачарлык мәдәният сарае бар. Әмма без әле ашыкмыйбыз. Сан артыннан куып сыйфатны югалтырга ярамый», диде ул.

«Апуш»ның тагын бер яңалыгы – «Нәниләр» төркеме дә быел спектакль чыгарачак. Алар Айгөл Әхмәтгалиеваның «Алмачуар» татар телендә балалар өчен язылган пьесалар конкурсында җиңгән «Тыз-быз» әсәренә алыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100