news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Декабрьдә кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак

Декабрьдә кайбер пенсионерларның пенсияләре артачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2023 елның декабрендә 80 яшь тулган (ноябрьдә) һәм бу елның сентябрендә эштән киткән Россия пенсионерларының пенсияләре артачак. Бу хакта Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты доценты Андрей Гиринский хәбәр итте, дип яза «ПРАЙМ».

Эшләмәүче пенсионерларның күбесенең пенсияләре 2024 елның гыйнварында артачак. Индексация күләме 7,5 процент тәшкил итә. Пенсиянең ничә сумга артуын белү өчен агымдагы пенсияне 1,075 кә (арттыру коэффициентының күләме) тапкырларга кирәк.

Икътисадчы исәпләвенчә, сезнең пенсиягез 20 мең сум булса, ай саен 1,5 мең сум өстәлә. Нәтиҗәдә, бер елда пенсия 18 мең сумга артачак.

Спикер шулай ук ачыклаганча, озын Яңа ел бәйрәмнәре аркасында пенсионерларның күбесенә декабрьдә гыйнвар өчен дә пенсия киләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot