news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Декабрьдә Путин белән туры элемтә һәм йомгаклау матбугат конференциясе узачак

Декабрьдә Путин белән туры элемтә һәм йомгаклау матбугат конференциясе узачак
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Декабрьнең икенче яртысында РФ Президенты Владимир Путин белән берләштерелгән форматта туры элемтә һәм йомгаклау матбугат конференциясе узачак. Россия лидерының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде.

«Декабрьнең икенче яртысында берләштерелгән форматта туры элемтә элементлары кергән зур матбугат конференциясе була», - дип белдерде Кремль вәкиле журналистларга.

Искәртеп узабыз, былтыр туры элемтә һәм йомгаклау матбугат конференциясе 14 декабрьдә оештырылган иде.

Туры элемтә вакытында дәүләт башлыгы гражданнарның сорауларына җавап бирә, шулай ук россиялеләрнең теләкләрен һәм үтенечләрен тыңлый. Матбугат конференциясе барышында Россия лидеры төп икътисади һәм социаль күрсәткечләргә туктала, шуннан соң гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирә.

news_right_1
news_right_2
news_bot