news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдә Казанның Яңа Савин районында тагын бер балалар бакчасы төзелеп бетәчәк

Казанның Яңа Савин районындагы 50нче кварталда 220 урынлы балалар бакчасы төзелә. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 190,2 миллион сумнан артык акча бүленгән, диелә дәүләт сатып алулары сайтындагы тендерда.

Эшләрнең заказчысы – ТР Баш инвестиция төзелеш идарәсе. Подрядчы алдында, мәктәпкәчә учреждениенең бинасын төзүдән тыш, аның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерү, автомобиль юлын ремонтлау бурычы тора. Әлеге максатлар өчен ул контракт бәясенең 40 проценты күләмендә субподрядчы ялларга мөмкин.

Эшләрне быелның 1 декабренә кадәр төгәлләргә кирәк.

Искәртеп узабыз, элегрәк шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанның 59нчы микрорайонында сентябрь аенда быел төзелә торган беренче балалар бакчасы ачылачак. Ул шулай ук 220 урынга исәпләнгән һәм «Демография» илкүләм проекты буенча сафка бастырыла.

Татарстан башкаласында соңгы биш елда 7,5 урынга исәпләнгән барлыгы 34 балалар бакчасы төзелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100