news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдә Татарстанга кош гриппы белән зарарланган дүрт партия продукция кайтарылган

Вируслы продукция Чиләбе, Пенза, Мәскәү өлкәләреннән һәм Мордовиядән китерелгән.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел декабрь аенда Татарстанга түбән патологияле кош гриппы белән йогышланган дүрт партия продукция кайтарылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында билгеле булды.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, вируслы продукция Чиләбе өлкәсеннән («Равис- Сосновская кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ), Пенза өлкәсеннән («Васильево кошчылык фабрикасы» һәм «ПензаМолИнвест» ҖЧҖ), Мордовия («Васильево» кошчылык фабрикасы), Мәскәү өлкәсеннән («Сафрина» сәүдә йорты) китерелгән.

«Республикада кошчылык продукциясе кайда күпләп кертелүен тикшерәбез. Ел башыннан кош гриппын китереп чыгара торган геном булу-булмавын ачыклау өчен 6 мең проба тикшерелде. Без кош гриппы белән йогышланган продукцияне гел ачыклап торабыз. Җентекләп тикшерәбез, кире җибәрәбез, кайчак яндырабыз, эшкәртүгә дә җибәрәбез», — диде Алмаз Хисаметдинов.

Ул Пенза өлкәсеннән йогышлы продукция еш ачыкланганын әйтте. «Хәзер алар продукция белән тәэминатны туктатты. Үзләре дә нигә шулай килеп чыкканын аңламый, тикшерәләр», — диде ведомство башлыгы.

Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, түбән патологияле кош гриппы булган продукция куркынычсыз түгел, чөнки вирус кулай шартларда үзгәрүчән булырга мөмкин. Ул, шулай ук, мондый продукцияне болай гына сатып булмаганлыгын, ә эшкәртү өчен аерым бер шартлар кирәклеген ассызыклады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100