Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Декабрьдә Татарстанда юлларда 4 дистәгә якын кеше һәлак булган
Кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига китергән юл һәлакәтләре 400 дән артып китә
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). 26-28 декабрь көннәрендә республикада спиртлы эчемлек кулланып рульгә утыру һәм юл кагыйдәләрен бозуның 164 очрагы теркәлгән, 147 очракта машина йөртүчеләр каршы як полосага чыккан, балаларны махсус креслосыз йөртүнең 330 очрагы, ә куркынычсызлык каешын каптырмауның 1760 очрагы ачыкланган.
Декабрь аенда 28 көн эчендә Татарстан юлларында кешеләргә шәхси бәла-каза китергән 405 юл һәлакәте булган. Аларда 37 кеше һәлак булган, 497се җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз