Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Декабрьдән Россиядә кайбер төр туннарны һәм мех эшләнмәләрен сату тыелачак
Бу хакта журналистларга РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров әйткән.
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә декабрьдән башлап маркировкаланмаган мех эшләнмәләрен сату тыела, дип хәбәр итте журналистларга РФ Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Мәскәүдә үткән законсыз әйләнештәге сәнәгать тауарларына каршы дәүләт комиссиясенең утырыш йомгаклары нәтиҗәләре буенча. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, комиссия калган мех эшләнмәләренә маркировкалауны 35 эш көненә – 2016 елның 1 декабренә кадәр озайткан. Денис Мантуров шулай ук Россиядә сәнәгать продукциясен маркировкалау буенча бердәм система булдырылачак, дип белдергән.
Минпромторг башлыгы базарда тулаем 300 меңләп мех эшләнмәсе әйләнештә булуын билгеләп үткән.
Мех эшләнмәләрен маркировкалау проекты буенча ул әлеге алымны таратырга кирәк дип саный. Россиядә мех эшләнмәләрен маркировкалау 12 августта башланып киткән. Аңа кадәр 1 апрельдән ирекле сертификацияләү буенча пилот проекты эшләп килгән.
Денис Мантуров сүзләренчә, маркировка системасы тауарны идентификацияләп кенә калмыйча, аны төрле этапларда - җитештерүдән алып яисә Россия территориясенә кергәннән башлап кулланучыга сатылганга кадәр юлны күзәтергә мөмкинлек бирә. "Бу исә таможня һәм салым түләүләреннән качудан да саклый. Моннан тыш, әлеге өлкәне нәтиҗәле үстерү буенча тәҗрибә дә туплыйбыз", - дип белдергән ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз