news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдә күп функцияле үзәкләрнең яңа офислары ачылачак

Быел 10 айда күп функцияле үзәк офисларында 4,1 млн нан артык хезмәт күрсәтелгән.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел декабрьдә Казанның Авиатөзелеш районында күп функцияле үзәкләрнең ике яңа офисы һәм Түбән Камада өстәмә офис ачылышы ниятләнә. Бүген ТР Дәүләт Советында, «Хөкүмәт сәгате» кысаларында, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясады.

Дәүләт һәм мунципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында докладын тәкъдим итте. Министр дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын арттыру, мәгълүмати ачыклыкны арттыру дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлеше булуын билгеләп узды.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк 2013 елда булдырылган. «Үзәкнең төп бурычы бер тәрәзә режимында эшләү. Гражданинга башка учреждениеләрдә белешмәләр алу, төрле инстанцияләр буенча йөрү кирәкми», — дип искәртте Айрат Хәйруллин.

Күп функцияле үзәкләрнең һәр районда офислары бар, Казан һәм Чаллыда берничә офис. Барлыгы 57 офис исәпләнә. Хәзерге вакытта физик һәм юридик затларга күп функцияле үзәкләрдә 190 хезмәт күрсәтелә.

Аеруча ихтыяҗлылары: күчемсез милеккә хокукларны теркәү, паспорт, чит ил паспорты рәсмиләштерү буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре, яшәү урыны буенча теркәлү учеты, автомобиль йөртү таныклыгын рәсмиләштерү, ана капиталы буенча пенсия фонды хезмәтләре һәм башкалар.

Быел 10 айда күп функцияле үзәк офисларында 4,1 млн нан артык хезмәт күрсәтелгән, көн саен аларга республикада яшәүче 14 меңнән артык гражданин килә. Федераль хезмәтләр буенча дәүләт пошлинасы түләнгән акчаның 50 проценты Татарстан бюджетына кертелә. 10 айда бу 450 млн сумга җиткән. Министр сыйфатлар хезмәтенә гражданнар уңай бәя биргәнен билгеләп узды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100