news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрьдә футбол уйнау берәүгә дә күңелле түгел – Федор Кудряшов

Ләкин бу – безнең эш, аннан качып булмый, ди «Рубин» командасы футболчысы.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Декабрь салкыннарында туп тибү рәхәтлек бирмәсә дә, бу - безнең эш һәм уеннар вакытын без билгеләмибез, дип белдерде «Рубин» командасы футболчысы Федор Кудряшов. Бу хакта ул команданың алда торган уены алдыннан уздырылган ачык күнегүләре вакытында җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Казанның «Рубин» футбол командасы Россия чемпионатының 19 нчы тур уенына әзерләнә - 2 декабрьдә Мәскәүдә чемпионат лидеры «Локомотив» командасы белән очраша.

Матч уңайсыз һава шартларында узарга мөмкин – синоптиклар фаразлавынча, бу көнне Мәскәүдә кар явуы һәм һава температурасының 2 градус чамасы булуы фаразлана.

«Декабрьдә Россиядә футбол кемгә кирәкме? Бу сорауны Россия футбол премьер-лигасы җитәкчелегенә һәм яз-көз системасына күчү яклы булган кешеләргә бирергә кирәк. Минемчә, мондый шартларда уйнау берәүгә күңелле түгелдер. Шул исәптән сезгә дә салкында футбол каравы рәхәтлек китерми торгандыр. Салкында уйнавы да куркыныч, имгәнү ихтималы да арта. Ләкин бу – безнең эш һәм без аны башкарырга тиеш. Моннан берничек тә качып булмый», – диде Федор Кудряшов.

Аның сүзләренчә, команда кышкы тәнәфескә кадәрге калган ике уенга ныклап әзерләнә.

«Күнегүләр процессында үзгәрешләр бар, билгеле. Уеныбызны яхшы якка үзгәртергә тырышабыз. Якындагы уенда, үткәндәге матчларга караганда, яхшырак уйнавыбызга өметләнәм», – диде уенчы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100