news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь уртасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуы көтелә - Марина Трофимова

Татарстан учреждениеләре үзебездә җитештерелгән 766 мең доза «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналары белән тәэмин ителгән.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда 146 мең кешегә, шул исәптән 29, 5 мең балага гриппка каршы  прививка ясалган. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Марина Трофимова хәбәр итте.

14 августтан республикада гриппка каршы прививка кампаниясе башланды, дип искәртте спикер. Татарстан учреждениеләре үзебездә җитештерелгән 766 мең доза «Совигрипп» һәм «Ультрикс» вакциналары белән тәэмин ителгән. Барлыгы 1 млн 559,2 мең кешегә, яки төбәктә яшәүчеләрнең 45 процентына прививка ясау планлаштырыла. 

“Хәзер вакцинацияләү өчен иң кулай вакыт, чөнки иммунитет барлыкка килсен өчен, 1-2 атна вакыт кирәк, ә иммунитеты түбән кешеләрдә каршы тору сәләте прививка ясаганнан соң 1-1,5 ай узгач барлыкка килә”, - диде Трофимова.

Бүген Татарстанда ОРВИ ның көчәюе күзәтелми, дип белдерде ул. “2017 елның декабрь уртасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артуы көтелә”, - дип билгеләп үтте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100