news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь салкыннарында Татарстанда кеше үлеменә китергән янгыннар саны арткан

Декабрь салкыннарында – бу айда һава температурасы -23 градустан түбән төште – Татарстанда янгыннар саны арткан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Трущин «Татар-информ» агентлыгында узган «Әйләнә-тирә мохит температурасы түбәнәйгән вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында» дип аталган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Декабрь аенда 108 янгын очрагы теркәлде. Шул ук вакытта, 1-5 декабрьдә тәүлеклек уртача температура -8 градус тәшкил иткән вакытта – 42, ә 6-10 декабрьдә – бу көннәрдә һава температурасы -23 градуска кадәр төште – 66 янгын теркәлде, ягъни аларның саны 57 процентка артты. Шул ук вакытта, янгыннарда җиде кешенең гомере өзелде, 10 кеше тән җәрәхәтләре алды», - диде Максим Трущин.

Янгыннарның яртысына якыны - электр җиһазын техник файдалану кагыйдәләрен бозу, 20 процентка якыны ут белән саксыз эш итү аркасында чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100