news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Декабрь башында Татарстанга -15 градуска кадәр салкыннар киләчәк

Декабрь башында Татарстанга -15 градуска кадәр салкыннар киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстанда бу атнада климатик кыш килә. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.

«Башта уртача температура булырга мөмкин, ә аннары, карыйсың, декабрь башында да – 10-15 градуслы салкыннар», - диде Шувалов.

Синоптик ассызыклаганча, якындагы җиде-ун көндә җылыну көтелми, ә атна ахырында салкынаю кышкы һава торышы башланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot