news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган

Кышның беренче аенда Казан урамнарыннан 120 мең тонна кар чыгарып түгелгән.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Декабрь башыннан бирле Казанда айлык норманың 193 проценты күләмендә кар яуган. Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев шулай дип белдерде.

Шәһәр урамнарын кардан арындыру өчен 600 берәмлеккә якын махсус техника һәм 160 юл эшчесе җәлеп ителде, дип хәбәр итте ул.

«Юлларны кардан чистартуга булган бөтен потенциалны җәлеп иттек», - дип искәртте Куляжев.

«Сезон башланганнан бирле шәһәр урамнарыннан 120 мең тонна кар чыгарып түгелде, шул исәптән узган атнада – 60 мең тонна», - диде ул.

Хәзерге вакытта тротуар һәм юлларны кардан чистарту эшләре дәвам итә, диде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100