news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Декабрь аенда кемнәрнең ике хезмәт хакы алачагы билгеле

Хезмәт хакын алу графигы буенча түләү Яңа ел бәйрәмнәренә туры килсә, эш бирүче хезмәткәрләргә декабрь өчен хезмәт хакын вакытыннан алда күчерергә мөмкин. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Элеонора Кавшар сөйләде.

Яңа ел каникуллары 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

«31 декабрьгә кадәр хезмәткәрләр декабрь хезмәт хакын гына түгел, берьюлы берничә түләү дә алырга мөмкин. Беренче чиратта, сүз хезмәт хакының бер өлешен айның беренче көннәрендә алучылар турында бара. Бу очракта эш бирүче түләү вакытын күчерергә һәм аны вакытыннан алда башкарырга мөмкин», - диде Кавшар.

Депутат вакытыннан алда түләү 30 декабрьдән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш, чөнки 31 декабрь инде эш көне булмаячак, дип өстәде.

Парламентарий сүзләренчә, хезмәткәргә декабрьдә шулай ук вакытыннан алда 13 нче хезмәт хакын яки эшнең соңрак чоры өчен түләүне күчерергә мөмкиннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot