news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декабрь аенда Казанда беренче инклюзив бал узачак

«Э-моция» иҗади инклюзив студиясе катнашучыларны инклюзив балга җыю турында игълан итте. Ул 2 декабрьдә Ратушада узар дип планлаштырыла.

«Э-моция» студиясе «Россиянең инклюзив баллары» федераль проектына кушылды, аның кысаларында илнең берничә төбәгендә бер көндә бию кичәләре узачак. Казанда чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ярдәмендә узачак.

Балда 14 яшьтән алып теләгән һәркем катнаша ала, моның өчен 25 сентябрьгә кадәр анкета тутырырга һәм сайлап алуны узарга кирәк. Бал биюнә өйрәтү буенча бушлай дәресләр октябрь-ноябрь айларында атнага 2 тапкыр үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100