Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дегустация иң яхшы “Докторская” казылыгын ачыклады
Дегустациядә барлыгы 10 оешма казылыгы катнашты
(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүе тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясендә “Докторская” пешкән казылыгына дегустация үткәрелде. “Дегустация теге яки бу җитештерүче предприятиеләр, казылыкның сыйфат үзлекләре турында мәгълүмат җиткерү, шулай ук халыкны сыйфатлы һәм куркынычсыз казылык продукциясе белән тәэмин итүдә проблемаларны билгеләү максаты белән оештырылды”, - дип белдерде Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Фәннур Хамматов.
Эчке базар үсеше бүлеге башлыгы Розалия Арсланова, пешерелгән казылыкның (бу очракта сүз “Докторская” казылыгы турында бара) тышчасы коры, лайласыз булырга тиешлеген, итнең төсе бертөрле, алсу төстә, составы тыгыз, ит кисәкләреннән башка булырга тиешлеген, кискәч тимгелләр, соры таплар булмаска тиешлеген ассызыклады.
Дегустациядә Татарстанда төрле җитештерүче предприятиеләр продукциясенә, шулай ук читтән кертелгән казылык сыйфатына бәя бирелде. Дегустация өчен тәкъдим ителгән барлык казылыклар да Татарстан Республикасы сәүдә объектларында алынган һәм башта “ТР да гигиена һәм эпидемиология үзәге” аккредитацияле лабораториядә тикшерү узган.
Казылыкның сыйфатына бәя бирүче комиссия составына профессиональ экспертлар, ТР Министрлар Кабинетының контрольдә тотучы орган вәкилләре, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, җитештерүче предприятие, сәүдә челтәре вәкилләре керде. “Докторская” казылыгын татып карау чарасында шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.
Дегустациядә катнашучылар 10 төрле оешма казылыгына тәме һәм исе, консистенция, кискәч итнең төсе һәм кыяфәте буенча 5 бал белән бәяләде. Комиссия әгъзалары тәмләткечләрнең хуш исе һәм тәменә, казылыкның төсенә, тыгыз яки йомшак булуына, казылык итенең сеңерле, кимерчәкле түгелме икәнлегенә игътибар итәргә тиеш иде.
Дегустация йомгакларыннан күренгәнчә, “Казан ит комбинаты” ААҖ нең “Докторская” казылыгы уртача 13, 68 бал җыеп беренче урынга чыккан. Мамадыш шәһәренең “ИП Мотыйгуллин” җитештерүче оешмасының “Докторская” казылыгы икенче урынга лаек булган. Өченче урында – Мәскәүнең “ЦариЦыно” ААҖ. 4, 5, 6 һәм 7 нче урыннарда – Тукай районының “Челны мясо”, Алабуга районының “Алабуга ит консервлау комбинаты”, Яр Чаллының “Челны Холод” ачык акционерлык җәмгыятьләре һәм “Йошкар-Ола ит комбинаты” ЯАҖ. Дегустациядә үз продукциясен тәкъдим иткән өч катнашучы предприятие, лаборатор сынаулары буенча казылыкның сыйфат таләпләренә җавап бирмәве аркасында урынсыз калган. Алар Башкортостанның “САВА” ит комбинаты, Самара өлкәсе Тольятти шәһәренең “Фабрика качества”, Пермь краеның “Кунгур ит комбинаты” ҖЧҖ ләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз