news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Шанхай Оешмасы Уеннары кысаларында 10 спорт төре буенча ярышларны кабул итәчәк

Россия Шанхай Оешмасы Уеннары кысаларында 10 спорт төре буенча ярышларны кабул итәчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия 2026 елга планлаштырылган Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы илләре Уеннарын уздыру мәйданчыкларының берсе булачак. Илдә спортның ун төре буенча ярышлар узачак.

РФ спорт министры Михаил Дегтярев турнирга әзерлек турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, оешмада әгъза булып торган дәүләтләрнең профильле ведомстволары вәкилләре киңәшмәсендә махсус эшче төркем төзелгән, ул спорт багланышларын координацияләячәк.

«Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасында әгъза булып торган илләрнең спорт министрлыклары һәм ведомстволары киңәшмәсендә без спорт буенча эшче төркемне расладык. Бу - даими эшләүче орган, ул спортка кагылышлы барлык эшчәнлекне координацияләячәк», - дип белдерде Дегтярев.

«Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасы Уеннарын уздыру регламенты да әзер. Ярышлар ел дәвамында төрле илләрдә узачак. Россия спортның 10 төре буенча 10 старт кабул итәчәк», – дип язган министр Телеграм-каналында.

news_right_1
news_right_2
news_bot