news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быелның беренче кварталында Россия бюджеты дефициты 4,6 триллион сумнан артып киткән

Быелның беренче кварталында Россия бюджеты дефициты 4,6 триллион сумнан артып киткән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның гыйнвар-мартында Россия федераль бюджеты дефициты, Финанс министрлыгы бәяләве буенча, 4,6 триллион сум тәшкил иткән. Бу 2025 елның шул чоры белән чагыштырганда 2,6 триллион сумга күбрәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Финанс министрлыгында хәбәр итүләренчә, федераль бюджет керемнәре быелның беренче өч аенда 8 309 миллиард сум тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 8,2 процентка кимрәк. Шул ук вакытта, чыгымнар шул ук чорда 17 процентка арткан һәм 12,9 триллион сумга җиткән.

Министрлыкта шулай ук ел башындагы сизелерлек дефицит барыннан да элек чыгымнарны алдан финанслау белән бәйле, дип аңлаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot