Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Дебют» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреатларын Артур Ибраһимов игълан итте
«Тантана» республика театр премиясе тантанасы Əлмәт театры залында бара.
«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы ABIEM Project эксперименталь музыкаль проекты катнашында композиция һәм Әлмәт турында видеомәгълүмат белән башланып китте. Быел лауреатларны бүләкләү тантанасы Әлмәт татар дәүләт драма театры залында бара.
Тантананы Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде. «Əлмәт шәһәре бер көнгә булса да театр башкаласына әверелде. Безнең горурланырлык Əлмәт татар дәүләт театры бар. Теләсә кайсы муниципалитет театраль элитаны кабул итәргә әзердер. «Тантана»ны биредә үткәрү карары өчен зур рәхмәт», - диде Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова театр әһелләрен Халыкара театр көне белән тәбрикләде. «Тормыш үзе сәхнә. Сезгә чын күңелдән ирекле иҗади мохит һәм чиксез мөмкинлекләр телим», – диде ул.
Тантананы Әлмәт театрының йолдызлы артистлары Динар Хөснетдинов белән Мәдинә Гайнуллина һәм яшь артист Рамазан Йосыпов алып бара. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпованың сәламләвеннән соң «Тантана» премиясе комиссиясе тәкъдим ителде.
«Тантана» комиссиясе «Дебют» номинациясендә ике артистны бүләкләргә карар иткән. «Тантана» республика театр премиясенең беренче лауреатын «Яңа татар пьесасы»ның икеләтә лауреаты Артур Ибраһимов игълан итте.
«Тантана» премиясе белән Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» спектаклендә Турандык роле өчен Әдилә Хәсәнова һәм А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт театрының «Бездонное озеро» спектаклендәге Лева роле өчен Тимур Абдрахманов бүләкләнде.
Əдилә Хәсәнова үзенең остазлары Илдар Хәйруллин, Марсель Мәхмүтовка, Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдиновка, режиссер Сәрдәр Тагировскийга һәм башкаларга рәхмәтләрен җиткерде.
- «Татар-информ» тантананы онлайн күрсәтә.
- Лауреатларны бүләкләргә сәхнәгә чыккан полиция капитаны, эксперт-криминалист Артур Ибраһимов Әлмәттә яши, быел Әлмәт театры аның бәйгедә җиңгән пьесасын куярга алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз