news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Де Лаваль” компаниясе Татарстанда яңа производство ачарга мөмкин
Бу хакта ТР Президенты Р.Миңнехановның “Де Лаваль” компаниясе президенты Йоаким Розенгрен белән очрашуы вакытында сүз булды
Скопировать ссылку
(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында Швециянең “Де Лаваль” компаниясе президенты Йоаким Розенгрен белән очрашты. Яклар сөтчелек өлкәсендә хезмәттәшлек итү, Татарстан территориясендә “Де Лаваль” компаниясе производствосын ачу мөмкинлекләрен карады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Де Лаваль” компаниясе - сөтчелек тармагы өчен җиһазлар эшләү, җитештерү һәм урнаштыру буенча дөнья лидеры. Компания дөньяның 100 илендәге сөт җитештерүчеләр белән хезмәттәшлек итә. Биредә аның үз фәнни-җитештерү үзәкләре, җиһазлар җитештерүче заводлары бар. Швед компаниясе Россия белән 1993 елдан бирле хезмәттәшлек итә.
ТР Президенты “Де Лаваль” компаниясе вәкилләренә Татарстанга килүләре өчен рәхмәт белдереп, компаниянең дистә ел дәвамында терлекчелек өлкәсендә республиканың кайбер предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүен ассызыклады. “Де Лаваль” Татарстан базарына 2000 елда килгән иде. Шул чор эчендә күпчелек фермалар яңа саву комплекслары белән җиһазландырылды. Бу вакыт эчендә безгә 88 саву комплексы, 570 линияле саву җайланмасы, 596 сөт суыту җайланмасы кайтарылган. Президент белдерүенчә, швед компапниясенең җиһазлары һәм технологияләре республиканың терлекчелек тармагын яңа заманча дәрәҗәгә чыгарган. Бүгенге көндә республика мегафермаларының берсендә “Де Лаваль” компаниясенең яңа эшләнмәсе -16 савымчы-робот кулланылышка кертелә.
“Без алга таба да республикада сөтчелек тармагын үстерәчәкбез”, -ди Татарстан Президенты. Ул “Де Лаваль” президенты Йоаким Розенгренны Татарстан белән тагын да тыгызрак интеграция, аерым алганда, республикада юучы чаралар җитештерү буенча производство уртанштыру мөмкинлеген карарга чакырды.
Йоаким Розенгрен, үз чиратында, компаниянең Татарстанда бизнесны үстерүгә җитди игътибар бирүен ассызыклаган. Аның фикеренчә, аларга төбәк җитәкчелегенең бу мәсьәләгә алдынгы карашы ярдәм итә. Компания президенты Татарстан территориясендә юу чаралары производствосын урнаштыру мөмкинлеге кызыклы дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot