Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«ДДТ» төркеме лидеры Юрий Шевчук интервьюда татар әбисенең укымышлы булуын сөйли
«Ә әбием шундый яхшы», - дип сөйли рок-музыкант.
«Скажи Гордеевой» YouTube каналында рок-музыкант Юрий Шевчук татар әбисе турында әйтеп китә.
- Юрий Шевчук – рок-музыкант, җырлар авторы, «ДДТ» төркеме лидеры, Башкортстанның халык артисты. 1957 елда Магадан өлкәсенең Ягодное посёлогында туган. 1970 елда гаиләсе белән Уфага күченгән.
Юрий Шевчук журналист Катерина Гордеевага, ничек итеп «Родина» җырын язганын сөйләгәндә, үзенең әби-бабасын искә төшерә. «Әкрәм бабам үлде, әбием дә авырып яшәп йөри иде. Мин авылда торам, пич артында «Доктор Живаго» укыйм, ә әбием шундый яхшы. Бу әни ягыннан Тәлига әбием. Ул татар, мәдрәсәдә укыган, гарәп телен камил белгән. Ә бабам Әкърам Гәрәев – мулла улы, ул да Коръән укый иде», - дип сөйли музыкант.
Шулай ук видеода аның әнисе ягыннан туганнары 1937 елда репрессияләнгәне хәбәр ителә. Карт бабасы Әмүдәрис Гәрәев атылган, бабасы Әкрәм хатыны Тәлига белән Себергә сөргенгә җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз