news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ДЦП белән авыручы җырчы Зәмирәнең әнисе: Кызым үзе турында: «Мин – татар кызы», - ди

ДЦП белән авыручы җырчы кыз Зәмирә Гыйззәтуллина татар телен бик ярата. «Җырларга гына түгел, татарча сөйләшергә дә бик ярата ул. Әле миңа да: «Мин – татар кызы, минем белән татарча сөйләш», - ди», – дип әйтте Зәмирәнең әнисе Дания Гыйззәтуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әти-әнисе мәктәптә татар телен өйрәнмәгәнлектән, татарча бик үк камил белмәсәләр дә, кызлары Зәмирә үзеннән- үзе татар сөйләменә тартылган. «Татарча җавап бирсәм: «Вәт, молодец, татарча әйтә аласың бит» - дип, мактап та куя әле. Әле, беләсезме, минем белән русча акцент кушып сөйләшмәкче була, янәсе, бөтен көче белән үзенең татар икәнен күрсәтәсе килә. Шуның кадәр татарлыкка омтылышы булсын әле!» – дип билгеләп узды Дания Гыйззәтуллина.

Әнисе сөйләвенчә, Зәмирә җырга балачагыннан гашыйк, кечкенәдән көйләп йөргән. 7 яшьтән музыка мәктәбенә кергән. Хәзер Казан дәүләт мәдәният институтында ялгыз җырлау кафедрасында Винера Ганиевада шөгыльләнә.

Зәмирә Гыйззәтуллина үз концертын авыр хәлдәге игезәге Камиләне дәвалау өчен акча җыю максатыннан да оештыра. Концертта Салават Фәтхетдиновның да катнашуы көтелә. Дания Гыйззәтуллина «Интертат»ка Салават белән ничек элемтәгә чыгулары турында сөйләде.

«Зәмирәнең шулай ук Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Марат Яруллин белән дә җырлыйсы килә. Марат белән бер тапкыр җырлаган иде инде. Аңа яздык – әле җавап килмәде. Ришат Төхвәтуллин белән 10 июньдә үткән беренче концертында җырлаган иде. Аны бу юлы да чакырдык – килә алу-алмавы билгесез әле. Килсәләр, яхшы булыр иде. Элвин Грей белән дә җырларга хыяллана. Аның белән элемтәгә чыга алмыйм әле. Безнең өчен «буй җитмәслек» җырчы кебек тоела...» – дип уртаклашты Дания Гыйззәтуллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot