news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ДЧ-2018 беренче матчында тупларны Әгерҗе футболчы кызлары биреп торачак

Тупларны кем бирәчәген ачыклау өчен, махсус бөтенроссия бәйгесе узды.

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). 2018 елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты ачылышы матчында тупларны тарихта беренче тапкыр кызлар биреп торачак. Алар Татарстанның Әгерҗе “Кадетлар” командасы футболчы кызлары булачак. Бу хакта Sports.ru хәбәр итә.

Мундиальнең беренче уенында тупларны кем бирәчәген ачыклау өчен, махсус бөтенроссия бәйгесе узды. Бәйгедә Әгерҗе “Кадетлар” командасы җиңеп чыкты.

  • ДЧ-2018 беренче очрашу 14 июньдә Мәскәүнең “Лужники” стадионында узачак. Беренч матчта Россия һәм Согуд Гарәбстаны җыелмалары уйнаячак.
  • Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр 11 шәһәрдә узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: Kazan-Arena стадионында Франция – Австралия (16 июнь), Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь) һәм Германия – Көньяк Корея (27 июнь)төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере (30 июнь) һәм финалның дүрттән бере матчлары (6 июль)уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100