news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Давыл Казанның Борисоглебское һәм Коры елга бистәләрен утсыз калдырган

Яшел Үзән, Биектау, Лаеш районнарында электр линияләренә зыян килгән.

(Казан, 30 май, “Татар-информ”). Давыл сәбәпле, Казанның Борисоглебское һәм Коры елга бистәләре электр утсыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яшел Үзән районында ун агач ауган. Бер автомобильгә зыян килгән. Электр уты беткән йортлар саны ачыклана.

Гарасат республиканың Биектау районында Алатырь торак пунктында 9 йортны утсыз калдырган. Биектау авылында давыллы җил шәхси йортның түбәсен алып ташлаган.

Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр турында мәгълүмат юк.

Һава шартлары китергән зыянны бетерү эшләренә 108 кеше һәм 39 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 14 кеше һәм 5 берәмлек техника.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100