news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Давоста коронавирустан 20 тапкыр куркынычрак булган «Х авыруы» хакында фикер алышачаклар

Давоста коронавирустан 20 тапкыр куркынычрак булган «Х авыруы» хакында фикер алышачаклар
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

17 гыйнварда Давостагы Бөтендөнья икътисади форумында Covid-19 пандемиясеннән берничә тапкыр куркынычрак булган билгесез чир - «Х авыруы» хакында фикер алышачаклар. Чараның сайтында урнаштырылган белдерүдә шулай диелә.

«Сәламәтлек саклау системаларын алда торган күпсанлы сынауларга әзерләү өчен нинди яңа тырышлык куярга кирәк?» - дигән сорау бирә оештыручылар.

Фикер алышуда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус, Astrazeneca фармацевтика компаниясенең идарә рәисе Мишель Демаре, Бразилия сәламәтлек саклау министры Низия Тринидади һ.б. экспертлар катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot