news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Давоста Бөтендөнья икътисади форумы ачыла

Бүген Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумының юбилей утырышы ачыла

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумының юбилей, 40 нчы утырышы ачыла.
Биш көн дәвам итәчәк форумда дөньяның 90 иленнән хакимият структурасы, бизнес–элита һәм иҗтимагый оешма вәкилләре (барлыгы 2,5 меңнән артык кеше) катнаша. Давоска 30 дәүләт һәм Хөкүмәт башлыгының килүе көтелә. Фикер алышуларда шулай ук күп кенә илләрнең тышкы эшләр, сәүдә һәм финанс министрлары, 12 милли банк башлыгы, 50 әйдәп баручы Халыкара оешма җитәкчесе, 500 дән артык гражданлык җәмгыяте вәкиле, 50 Хөкүмәтнеке булмаган оешма башлыгы катнашачак. Форумда Татарстанны ТР Премьер–министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә.
Форумның программасы түбәндәге темаларны үз эченә ала: икътисадны ничек көчәйтергә һәм социаль хәлне ничек яхшыртырга; глобаль куркынычлар һәм системалы конкрет хаталарны ни рәвешле киметергә; тотрыклы үсешне ничек гарантияләргә; ышанычлылыкны ни рәвешле тәэмин итәргә; нәтиҗәле эшләүче институтларны ничек булдырырга. Форум делегатлары планлаштырылган түгәрәк өстәлләр кысаларында әлеге сорауларга җавап табарга тырышачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100