news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында акчаларын югалтучылар өчен гарантияләр имзаланды

Президент Владимир Путин ирекле пенсия программаларында (добровольные пенсионные программы) катнашучыларның хокукларын гарантияләү системасын булдыру турындагы законнар пакетын имзалады. Шундый документлар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, алар 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

Система кертемнәрне иминияләштерү һәм мәҗбүри пенсия иминиятендә иминитләштерелгәннәрнең хокукларын гарантияләү системалары белән охшаш рәвештә төзелә. Аның төп максаты – россиялеләрнең хокукларын яклау, пенсия килешүе нигезендә түләнергә тиешле яки түләнә торган дәүләтнеке саналмаган пенсия алучылар турында сүз бара.

Лицензия гамәлдән чыгарылу яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондының (НПФ) банкротлыгы гарантия очраклары булып саналачак. Мондый очракларда системада катнашучыга югалткан акчаларын пенсия резервларын гарантияләү фонды акчалары хисабына каплаячаклар.

Фонд дәүләтнеке булмаган пенсия фондының (НПФ) гарантия взнослары һәм башка чыганаклар хисабына ел саен формалаша һәм Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы (Агентство страхования вкладов) тарафыннан идарә ителә. Системада катнашучыларга исемле пенсия счетларында калган акчалар гарантияләнәчәк, әмма гарантияләнә торган сумманың күләме 1,4 миллион сумнан артмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100