Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле зур гастрольләр өчен «Аулак өй» тамашасын яңарткан
Татарстан Республикасы Җыр һәм бию дәүләт ансамбле 3 көн дәвамында Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында аншлаг белән концерт куйды. Коллективның Россия шәһәрләре буенча зур гастрольләре алдыннан «Халкыбызның мирасы» программасын Казанда сынау уздырды.
Программа алтмышынчы елларда ук куелган «Аулак өй» тамашасы белән башланды. «Безнең бу «Аулак өй»не 20 еллап күрсәткән юк иде», диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
«Программа нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары. Бу — зур тарихлы, фольклорны барлаучы номерлар», - дип сөйләде программа турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
11 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Россия шәһәрләре буйлап гастрольләре башлана. Тур Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырыла. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беренче концерты 11 апрельдә Димитровградта (Ульян өлкәсе) була. 13 апрельдә коллектив Саранскта (Мордовия Республикасы) сәхнә тотачак.
Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсендә планлаштырылган: Исса эшчеләр поселогында (14 апрель), Кече Труёв авылында (15 апрель), Кузнецк шәһәрендә (16 апрель), Сосновоборск поселогында (17 апрель). Ә 18 апрельдә бу региондагы гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланачак.
«Халкыбызның мирасы» программасына «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәк», «Рәйхан», «Картуф» һәм «Күн авылы»н җырлары кертелгән. Программада шулай ук «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун» һәм башка үзенчәлекле куелышлар бар. Алар барысы да – ансамбльнең алтын фондыннан.
Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла, бердәм мәдәни киңлекне формалаштыруга һәм берләштерүгә, Россиядә һәм якын чит илләрдә яңа тамашачы аудиториясен булдыруда ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз