Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры Бауман урамында бушлай концертлар бирәчәк
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры Бауман урамында урнашкан Казан Мәчесе һәйкәле янындагы мәйданчыкта чыгыш ясый. Чыгышлар кичә, 5 сентябрьдә, башланды. Алар шулай ук 6-7, 12-14 сентябрь көннәрендә дә планлаштырыла.
«Безнең үз тыңлаучыларыбыз белән формаль булмаган шартларда очрашырга исәп, ә алар өчен этник һәм халык уен коралларының яңгырашы белән якыннанрак танышу өчен кулай сәбәп», - ди оркестрның баш дирижеры Айрат Хәйруллин.
Дирижер билгеләп үткәнчә, концертта Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең алтын фондында булган әсәрләре генә яңгырамаячак. Рус һәм чит ил әсәрләре, татар бию көйләре, сугыш еллары җырлары һәм совет фильмнарыннан таныш җырлар — казанлыларны һәм башкала кунакларын шәһәрнең үзәк урамында шундый программа көтә.
Дәүләт ансамбле оркестры өчен ачык мәйданчыкларда чыгыш ясау — яңа тәҗрибә. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, мондый концертлар — ансамбльнең оркестр төркеме потенциалын күрсәтү мөмкинлеге.
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестры аккомпаниатор гына түгел, ә тулы бер бай музыкаль коллектив ролен дә башкара алуын күрсәтәсе килә. Оркестрның үзенә дә тамашачылар фикерен ишетү яхшы булачак, ул оркестр чокырында яки биючеләр артында түгел, ә беренче планга чыга», - дип аңлатты сәнгать җитәкчесе.
Моннан тыш, бу концертлар — ТР халык артисты, коллективның элеккеге баш дирижеры Рәшит Мостафин арабыздан киткәннән соң коллективның яңа дирижеры белән танышу мөмкинлеге.
«Рәшит Мостафин киткәннән соң Айрат Хәйруллин үз өстенә вазифаларны башкаручы ролен алды, ә бу сезонда тулы хокуклы баш дирижер булды. Ул иҗат итәргә, шул ук вакытта Зөләйха Әхмәтова һәм Александр Ключарев нигез салган Дәүләт ансамбленең кабатланмас стилен саклап, үз артыннан оркестрны алга алып барырга көч һәм энтузиазм белән тулы», - ди Айрат Хәмитов.
«Оркестрның аерым концертларының тагын бер бурычы бар — яңа тамашачыларны җәлеп итү», — дип билгеләп үтте ансамбль директоры Юрий Жуков.
«Ансамбльнең хезмәт эшчәнлеге елларында безнең үз тамашачыбыз формалашты. Әмма безгә традицияләрне саклау гына түгел, яңа офыкларны ачу да кирәк. Профессиональ коллектив өчен җайлаштырылмаган ачык мәйданчыкка чыгу — бу безнең өчен сынау. Без үзебезне тамашачыларның ничек кабул итүләрен күрергә телибез. Бары тик шулай гына без яңа тамашачыны ничек кызыксындыра алачагыбызны, алга таба кая хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлый алырбыз», - диде ул.

Чыгышларга ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең солистлары да кушылачак.
Концертлар 16.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз