news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт ярдәме Татарстанның 400 эшмәкәренә маркетплейсларга чыгарга ярдәм иткән

Республиканың 400 үзмәшгуль һәм эшкуары дәүләт ярдәмендә квалификация күтәрү программаларын һәм маркетплейсларга чыгарга өйрәтә торган модульләрне узган. Татарстанда маркетплейсларга чыгарга өйрәтә торган программаларга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство карамагындагы үсеш институтлары тарафыннан күрсәтелә.

Программа анда катнашучыларга маркетплейс һәм логистик схема сайлау буенча консультацияләр алырга, шәхси кабинет, фотоконтент, текстлар һәм штрихкодлар (FBO системасы буенча эшләгәндә) булдыруда ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Курс махсус салым режимын кулланучы, маркетплейсларда әле сату эшчәнлеген җәелдермәгән үзмәшгульләргә һәм эшмәкәрләргә исәпләнгән.

Укулар Татарстан Республикасының «Минем Бизнес» үзәге базасында үткәрелә. Гариза бирү өчен, әлеге сылтама буенча кереп, тиешле форманы тутырырга кирәк. Урыннар саны чикләнгән.

Өстәмә мәгълүматны Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 телефоны аша алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot