Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Дәүләт хезмәтләре»ндә gmail почтасын алыштыру функциясе барлыкка килде
«Дәүләт хезмәтләре» порталында @gmail.com почтасы ярдәмендә теркәлгән Россия кулланучылары аккаунтларын башка платформаларга күчерә ала. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Кулланучыларга Россиядә яшәүчеләр чикләүләр аркасында аккаунт ясау өчен СМС-раслау, төрле мәгълүмат һәм парольне яңадан булдыру өчен хатлар ала алмаячак, дигән хәбәрләр килә башлады.
«Без инде булдырылган аккаунтлар өчен бу функция эшләвен дәвам итүне гарантияли алмыйбыз», — дип билгеләп үтелә платформа хәбәрендә.
Альтернатива буларак адресны @xmail һәм башка мәйданчыкларга күчерергә тәкъдим ителә. Моның өчен шәхси кабинетта яңа адрес күрсәтергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз