Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Дәүләт хезмәтләре»ндә цифрлы документларны оригиналларга тиңләргә җыеналар
«Дәүләт хезмәтләре»ндә урнаштырылган цифрлы документларны әһәмияте буенча оригиналга тиңләргә җыеналар. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының мондый тәкъдиме Россия Президенты Владимир Путинның цифрлы паспорт турындагы карары проектында бәян ителгән.
Шул ук вакытта цифрлы версияләр кәгазь документларын алыштырмый, теләк булганда элеккечә үк оригиналны күрсәтергә мөмкин булачак, диелгән документта. Ул норматив хокукый актлар проектлары порталында чыкты.
Шул рәвешле, поездга утырганда шәхесне раслау, күпфункцияле үзәктә хезмәт алганда һәм хәтта кибеттә сатып алган вакытта да шәхесне раслау өчен документларның цифрлы версиясе җитә. Бу исемлекне Россия Хөкүмәте билгеләячәк.
РФ Президенты Владимир Путин цифрлы паспорт һәм аны Россиядә куллану турында карар эшләүне йөкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз