news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәүләт хезмәтләре» порталында өлешчә мобилизациядән кичектерү алу формасы ачылды

«Дәүләт хезмәтләре» порталында өлешчә мобилизациядән кичектерү алу өчен исемлекләр тапшыру формасы эшли башлады. Гаризаны ИТ һәм телеком-компания хезмәткәрләре тапшыра ала. Цифрлы үсеш министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

Гариза тапшыру өчен хәрби хисап турында белешмә кертергә, югары белем, эш урыны турында мәгълүмат язарга, раслау формасын теркәргә, электрон имза белән файлны беркетергә кирәк, диелә хәбәрдә.

Гаризаларны эшкәрткәч, Генштабка тапшырачаклар, мобилизацияләүгә чакырмау турында карарны Саклану министрлыгы кабул итәчәк, беренче исемлекләрне 29 сентябрьдә тапшырырга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100