news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дәүләт хезмәтләре» порталында мошенникларга каршы «кызыл төймә» барлыкка киләчәк

«Дәүләт хезмәтләре» порталында мошенникларга каршы «кызыл төймә» барлыкка киләчәк
Фото: © «Татар-информ»

Дәүләт Думасы кибермошенникларга каршы закон кабул итте. Документ берничә яңа саклану чарасын гамәлгә кертә. Шул исәптән «Дәүләт хезмәтләре» порталында «кызыл төймә» сервисы барлыккп киләчәк. Аның ярдәмендә мошенниклар корбаны булган кеше дистанцион акча операцияләрен тиз арада туктата алачак.

Шулай ук закон халыкара шалтыратуларны маркировкалауны күздә тота. Гражданнар мондый шалтыратулар кабул итүне тыя алачак.

Ата-аналар, балаларын куркынычсыз контент белән тәэмин итү өчен, сим-картаны балигъ булмаган бала куллануы турында элемтә операторларына хәбәр итү хокукына ия булачак.

Гражданнар мобиль операторга телефонының идентификация номерын (IMEI) килешүгә кертү өчен хәбәр итәргә тиеш булачак. Монсыз элемтә хезмәтләре күрсәтелмәячәк.

Закон шулай ук виртуаль телефон станцияләрен һәм SIM-боксларны (трафик үткәрүче абонент терминалларын) куллану шартларын билгели.

Бер кешегә бирелә торган банк карталары санына чикләү билгеләнә. Хәзер бер кеше исеменә 20дән артык карта ачылмаячак. Бу чара дропперларга каршы юнәлтелгән.

Моннан тыш, беренче тапкыр мошенниклар китергән зыянны каплау механизмы эшли башлаячак: әгәр банклар һәм кәрәзле элемтә операторлары мошенникларга каршы тору чаралары комплексын тулысынча үтәмәсә, алар кулланучының югалтуларын капларга тиеш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot