news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләре порталында көллиятләргә гаризалар бирү сервисы эшли башлады

РФ Цифрлар министрлыгы дәүләт хезмәтләре порталында ил көллиятләренә гаризалар бирү буенча сервис эшләтеп җибәрелүен игълан итте. Әлеге мөмкинлек Россиянең 36 төбәгендә 1129 уку йортында ачыла.

Иҗади һөнәрләргә өйрәнергә теләүчеләр уку йортларына – 10 августка кадәр, калганнары 15 августка кадәр гариза бирергә тиеш. Әгәр дә конкрет белгечлекләргә буш урыннар калса, документлар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылачак. Башка уку формаларына кабул итү вакытын һәр көллият үзе билгели.

Гаризада белем дәрәҗәсен күрсәтергә һәм белем турында документның скан-күчермәсен яки электрон дубликатын куярга, белем бирү оешмасын, аерым шартларны (булган очракта ташламалы категорияне яки индивидуаль казанышларны) сайларга һәм башка документларны (мәсәлән, ташламаларга хокукны, максатчан укыту турында килешүне яки медицина белешмәсен раслаучы) куярга кирәк.

Шәхси кабинетка гариза биргәннән соң, дәүләт хезмәтләрендә аны карауның барлык этаплары, өстәмә керү сынауларын үткәрү датасы һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат киләчәк.

Сайланган белгечлеккә керү өчен абитуриентка шәхси кабинетта ризалыкны расларга һәм белем турында документның төп нөсхәсен бирергә кирәк булачак. Документларны кабул итү тәртибе һәм вакыты турында сайланган көллият сайтында җентекләп белергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100