Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Дәүләт хезмәтләре» порталында ике факторлы мәҗбүри аутентификация кертелде

«Дәүләт хезмәтләре» порталының веб-версиясен кулланучыларга, шулай ук кушымтаны яңадан яки беренче тапкыр урнаштыручыларга 1 октябрьдән ике факторлы мәҗбүри аутентификация узарга туры киләчәк.
Шәхси кабинетка керү өчен кулланучыдан стандарт пароль генә түгел, ә өстәмә раслауны да сорыйлар. Ул СМС-хәбәр белән килгән бер тапкыр файдаланыла торган код, биометрия яки махсус кушымта аша алынган код булырга мөмкин.
Әгәр ике факторлы мәҗбүри аутентификация әле тоташтырылмаса, сайтка яки билгеләнгән кушымтага чираттагы тапкыр кергәндә кулланучыга югарыда күрсәтелгән өч вариантның берсен сайларга тәкъдим итәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз