news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәүләт хезмәтләре» порталында беренче сыйныфка язылуның икенче дулкыны башланды

6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәте» порталында яңадан беренче сыйныфка гаризалар кабул ителә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына ылтама белән хәбәр итте.

Хәзер гаризаларны яшәү адресына беркетелмәгән мәктәпне сайларга теләүчеләр бирә ала.

Гариза бирү өчен ата-ана паспорты, бала туу турында таныклык һәм сайланган мәктәп исеме кирәк. Мәктәптә буш урыннар булганда язылырга мөмкин. «Дәүләт хезмәте» аша язылу буенча сервис 82 төбәктә эшли.

Онлайн-кабул итү срогын сайланган мәктәптә ачыкларга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100