news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дәүләт хезмәтләре» порталы СМС-верификациядән баш тартачак

«Дәүләт хезмәтләре» порталы телефонга җибәрелә торган СМС-хәбәрләр аша верификация узу ысулыннан баш тартачак. Бу хакта РФ Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карар мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле кабул ителгән. Порталдагы хисап язмалары хуҗалары еш очракта мошенникларга СМС аша килгән кодларны хәбәр итә. Хәзерге вакытта СМС-верификация порталга компьютердан керүчеләр өчен гамәлдә.

Альтернатива буларак түбәндәге вариантлар калачак: «МАХ» мессенджеры аша бер тапкыр кулланыла торган код алу, махсус генераторда ясалган кодны куллану яки биометрик мәгълүматлар буенча авторизация узу. Бу ысулларны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы профильдә «Иминлек» бүлегендә сайларга мөмкин.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, иң ышанычлы ысул – мессенджер аша килгән код белән керү. «МАХ»тагы бот өстәмә сораулар бирәчәк, шикле тоелган очракларда код бирүне чикләячәк һәм кулланучыны аккаунтка куркыныч янау турында кисәтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot