news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасыннан көн саен 6,5 миллион кеше файдалана

«Дәүләт хезмәтләре» порталын ясаган РТЛабс компаниясе генераль директоры урынбасары Константин Пичугов «Дәүләт хезмәтләре» кушымталары семьялыгының ничек барлыкка килүе, шуның ярдәмендә нинди нәтиҗәләргә ирешеп булуы хакында сөйләде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Пичугов сүзләренчә, «Дәүләт хезмәтләре» мобиль кушымтасы 100 миллионга якын җайланмада урнаштырылган, көн саен аннан 6,5 миллион кеше файдалана. «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында документларның электрон күчермәләренең 12 төре бар, аларга көн саен 368 мең кеше мөрәҗәгать итә. Госканның көндәлек аудиториясе – 60 мең кеше.

«Дәүләт хезмәтләре»нең аудиториясе артуда кушымталарның семьялыгы киңәю сизелерлек роль уйнаган – ул 2017 елда 1,9 миллионлык айлык аудиторияне 2023 елда 53 миллионга кадәр арттырган. Әйтик, «Дәүләт хезмәтләре Мәдәният» кушымтасыннан – 7,9 миллион, «Дәүләт хезмәтләре Авто» кушымтасыннан – 6,8 миллион, «Дәүләт хезмәтләре Йорт» кушымтасыннан 3 миллион кеше файдалана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100