news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында товарларның чынлыгын тикшерү функциясе барлыкка килде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин товарларның чынлыгын тикшерү мөмкинлеген киңәйтте. «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында махсус опция өстәлгән. Аның аша товарның кайда, кайчан һәм кем тарафыннан җитештерелүен белергә, аның авырлыгы яки күләме турында мәгълүмат алырга мөмкин. Товарны тикшерү өчен кушымтада «Госкан» кнопкасына басарга һәм каптагы махсус график символны сканердан чыгартырга кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Сервисның эше «Гадел билге» дәүләт маркировка системасы белән бәйләнешкә керү аша оештырылган. Хәзер маркировка узарга тиешле товарлар исемлегенә дарулар, БАДлар, сөт продукциясе, эчә торган су, сыра, тәмәке, аяк киемнәре, туннар, җиңел сәнәгать товарлары, фотоаппарат һәм лампалар, хушбуйлар, антисептиклар, автомобиль шиннары, медицина эшләнмәләре һәм кресло-коляскалар керә.

Әлеге исемлек даими рәвештә киңәйтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot