Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында интернет тизлеген үлчи торган сервис эшли башлаячак
2025 елның декабрендә «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасында кулланучыларга интернет тизлеген үлчәргә мөмкинлек бирә торган сервис эшли башлаячак. Бу хакта «Известия» газетасына Россия Цифрлар министрлыгындагы чыганак хәбәр иткән.
Аның мәгълүматларына караганда, инструмент дәүләт порталына интеграцияләнәчәк «Мегабитус» Россия программа тәэминаты базасында эшләячәк. Яңа модуль илнең иң популяр цифрлы ресурсларының берсенә кертелгән мондый типтагы беренче сервис булачак.
Кулланучылар смартфоныннан интернет тизлеген үлчи, шулай ук пакетларны (ping) тапшыру тоткарлану вакыты турында белә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз