news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Дәүләт хезмәтләре» кулланучыларына хисап язмаларын юкка чыгаруны тыйдылар

«Дәүләт хезмәтләре» порталыннан хисап язмасын хәзер күпфункцияле үзәккә шәхсән барганда гына алырга мөмкин. Бу соңгы вакытта шәхси кабинетларны җимерү очраклары ешаюы белән бәйле.

Порталда шәхси кабинетларны шул исәптән «социаль инженерия ысулларын кулланып җимерәләр һәм хисап язмасын юкка чыгаралар», нәкъ менә шуңа күрә бу функцияне алып ташларга карар кабул ителде, дип аңлаттылар Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100