news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт хезмәтләре электрон машина йөртү таныклыкларын үз эченә алган кушымтаны сыный

Дәүләт хезмәтләре «ВКонтакте» социаль челтәрендә сынау рәвешендә «Дәүләт хезмәтләре Авто» мини-кушымтасын булдырды. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге сервис ярдәмендә ЮХИДИ хезмәткәрләренә электрон машина йөртү таныклыгын һәм транспорт чарасын теркәү таныклыгын күрсәтеп булачак.

Мондый хезмәттән файдалану өчен социаль челтәргә керергә, «Сервислар» өстәмә битендә «Дәүләт хезмәтләре» кушымтасын ачарга, «Авто» бүлеген сайларга һәм авторизация узарга кирәк.

Шуннан соң сервиста автомобиль, машина йөртү таныклыгы һәм транспорт чарасын теркәү таныклыгы турында мәгълүматлар чыгачак, алар QR-код рәвешендә була. Аны инспектор махсус җайланма ярдәмендә укый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100