news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Дәүләт хезмәтләре» аша штраф хәбәре алганнан соң нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр

«Дәүләт хезмәтләре» аша штраф хәбәре алганнан соң нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Юстиция министрлыгына халыктан «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша килгән штрафларга кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә. Хәбәр алучы еш кына җәзаның ни өчен бирелгәнен аңламый. Ведомство татарстанлыларга вазгыятьне ничек ачыкларга икәнен аңлата.

«Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мөстәкыйль рәвештә штраф салучы орган булып саналмый. Ул штрафлар буенча администратор вазифаларын башкаручы учреждение булып тора һәм түләү министрлык реквизитлары буенча башкарыла», - дип ассызыклады ведомствоның финанс бүлеге башлыгы урынбасары Гөлнара Галимҗанова.

Түләтү сәбәпләре һәм түләү өчен реквизитлар турында барлык мәгълүматлар «Дәүләт хезмәтләре» аша килгән хәбәрдә була. Анда күрсәтелә:

- административ хокук бозу турында мәгълүмат;
- карар чыгарган орган;
- түләү реквизитлары.

Детальләрне ачыклау өчен, квитанциядә күрсәтелгән органга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр штраф Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары тарафыннан чыгарылса, тулырак мәгълүматны ТР җәмәгать судьялары порталында табарга мөмкин. Моның өчен:

- сылтама буенча порталга керергә – mirsud.tatarstan.ru/search;
- «Суд эшләре буенча эзләү» бүлеген ачарга;
- Буш юлларны тутырырга;
- «Табарга» төймәсенә басарга кирәк.

Шуннан соң суд эше буенча җентекле мәгълүмат күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot